Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбург трактындагы юл-транспорт һәлакәте урыныннан өч кешене хастаханәгә алып киткәннәр
Казанда Оренбург трактында булган юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды. Анда бүген кич 6 автомобиль бәрелеште.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 3 кешене хастаханәгә китергән. Аларның берсе авыр, икесе уртача авыр хәлдә.
«Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәте урыныннан Республика клиник хастаханәсенә кома хәлендәге 15 яшьлек яшүсмерне, башы җәрәхәтләнгән һәм бот сөяге сынган 48 яшьлек хатын-кызны һәм күкрәк сөяге уртача авырлыкта имгәнгән 38 яшьлек ир-атны китергәннәр.
Шулай ук зыян күргән 41 яшьлек ир-атка урында ук медицина ярдәме күрсәтелгән, хастаханәгә алып бару кирәк булмаган.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда Оренбург трактында 6 машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз