Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда алты машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, яшүсмер хастаханәдә
Бүген Казанда Оренбург трактында 6 машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Ачыкланганча, «Ромашка бакчачылык ширкәте» тукталышы янында «МАЗ» йөк машинасы «Лада Гранта» автомобиленә, ә аннан соң тагын дүрт автомобильгә килеп бәрелгән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә «Лада Гранта» әйләнеп капланган.
Автоинспекторлар аэропортка таба хәрәкәт итү кыенлашкан, дип кисәтә. Машина йөртүчеләргә Фермер шоссесы, Яңа Дәүләкәй һәм Мирный бистәсе аша юлдан барырга киңәш ителә.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 15 яшьлек яшүсмер зыян күргән. Ул хастаханәдә.
Һәлак булучылар юк. Урында автоинспекторлар эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз