Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбург өлкәсендә «Яңа Вакыт» татар газетасына язылу тукталган
Оренбург өлкәсендә 1991 елдан бирле чыгып килгән «Яңа Вакыт» татар газетасы каталогтан алынган. Язылып булмый, подписка тукталган. Бу хакта танылган журналист, блогер Рәмис Латыйпов социаль челтәрендәге каналында хәбәр итә.
«Газетаны озак еллар Фәннур Гайсаров берүзе әзерләде - туплады, редакцияләде, нәшер итте. Ул авырып китү сәбәпле, газетаны әзерли алмый башлады. Җирле автономия гәзитне чыгырачак, юридик яктан җаваплылыкны алу, почта белән эшләр өчен автономия эш алып бара дип әйткәннәр иде, гәзиткә яңа баш мөхәррир дә эзләгәннәр иде…
Фәннур Гайсаров
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Әмма июнь аена шундый нәтиҗә белән килеп керәбез - гәзит каталогта юк. Оренбургтагы татарлар белән сөйләшеп алдым - анык кына җавап юк әлегә. Чыгаруны дәвам итәргә уйлаган очракта юридик мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булып чыга, аларны моңа кадәр, язылу кампаниясе тәмамланганчы хәл итмәгәннәр икән, хәзер хәл итәргә алынырлар микән?
Ике ел элек Фәннур Гайсаров «Татар-информ» журналисты Гөлүзә Ибраһимовага гәзитнең аяныч хәле турында сөйләгән иде, бастырырга акча булмавын әйткән иде (сүз 6 мең сум табу турында бара иде - редактор әйтүенчә, счетта 8 мең генә калган булган, ә гәзитне чыгаруга 14 мең кирәк булган). Ул Татарстанга сорап мөрәҗәгать иткәч, аңа җитмәгән суммасын биргәннәр. Гәзит чыгуын дәвам итте ул чакта», – дип язган ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз