news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа Вакыт» газетасы баш мөхәррире Фәннур Гайсаров: Газетабыз ябыла дип курыктык

«Яңа Вакыт» газетасы баш мөхәррире Фәннур Гайсаров: Газетабыз ябыла дип курыктык
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Оренбург өлкәсендә чыга торган «Яңа Вакыт» газетасы баш мөхәррире Фәннур Гайсаров быел кыен хәлдә калуларын әйтте. Ярдәм күрсәткән өчен «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Быел бик кыен хәлдә калдык, газетабыз ябыла дип курыктык, чөнки акча бетте. Миңа газетаны чыгару өчен 14 мең тирәсе ачка кирәк иде, минем счетта 8 мең генә иде. Август азагында Айдар Сәлимгәрәевкә (авт. – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе) хат тапшырдым. Башка бер тапкыр кабатламадым, искә төшермәдем. Ике атнадан шул суммага ярдәм күрсәтергә әзер, дигән җавап килде. Мең рәхмәт», – дип сөйләде ул.

Баш мөхәррир Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашты. «91нче еллардан, газета чыгара башлаганнан бирле мондый җыеннарда катнашам. Ул вакытларда иң яшь мөхәррир булып килә идем, хәзер инде арагызда иң олысы булып утырам. Хәзерге формат миңа шундый ошый, ел саен күркәм була. бу юлы Әтнә районында булдык, Түбән Бәрәскә авылындагы борынгы мәчеттә күргәннәр, ишеткәннәр шундый тетрәндерде. Без барысын да күңелгә сеңдереп алып кайтып китәбез. Бу хисләр рухны күтәрә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100