Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Онлайн-мәдрәсәне тәмамлаучыларга сертификат биреләчәк
Онлайн-мәдрсәне тәмамлгач бирелә торган сертификатлар һөнәри белем алу турында түгел, ә Ислам нигезләрен өйрәнүне дәлилли торган документ булачак.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар телендә беренче онлайн-мәдрәсәне тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырылачак.
«Кешеләр 7 төрле фәнне үзләштерә ала. Онлайн-мәдрәсә өчен барлыгы 124 видеодәрес яздырылды, аларның һәрберсе 15 минутлык. Һәр материалдан соң сынау булачак. Шул сынаудан соң икенче дәрес ачыла. Нәтиҗәдә укучыга сертификат биреләчәк», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итүдә.
Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин әлеге сертификатлар кешенең профессиональ белем алуы турында булмавын искәртте.
«Әлбәттә, онлайн-мәдрәсә — мәгариф өлкәсендәге беренче баскыч, әммә ул профессиональ мәгариф системасы элементы түгел. Биредә тирән һөнәри белем бирү түгел, ә Ислам дине нигезләрен өйрәтү күз уңында тотыла», — диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» Татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә эшли башлавы турында язган иде.
Галерея: Беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итүдән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз