Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Онкологик авыруларга коронавирустан Россия җитештергән теләсә кайсы вакцина ярый
Баш онколог яман шештән тулы дәвалану курсы узган кешеләргә һич кичектермичә прививка ясатырга кирәклеген әйтте.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Онкологик авыруларга коронавирустан Россиядә җитештерелгән теләсә кайсы вакцина ярый.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов туры эфир барышында, яман шештән тулы дәвалану курсы узган кешеләргә һич кичектермичә прививка ясатырга кирәклеген әйтте.
«Быел апрельдә БДБ илләре коллегалары белән конференция узган иде. Вакцинопрофилатикага багышланган аерым секциядә һәр ил вәкиленә, кайсы вакциналарны кулланасыз, дип сорау бирдек. Япониядән Германиягә кадәр һәр ир вәкиле вакцинацияне хуплыйбыз, булганын кулланырга кирәк, диделәр», — диде Ногманов.
«Безнең ил өч вакцина сайларга мөмкинлек бирде, шуңа күрә барган урында булган вакцинаны кулланырга кирәк», — диде баш онколог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз