news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яман шешнең кайсы стадиясендә вакцинациядән тыелып тору кирәклеге аңлатылды

Табиб яман шештән инде дәваланган пациентларга ковидтан прививка ясатырга киңәш итте.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның баш онкологы Эдуард Ногманов коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтында туры эфир барышында яман шеш белән авыруның кайсы стадиясендә вакцинациядән тыелып тору кирәклеген аңлатты.

«Онкологик авырулар вакытында вакцинация дигәндә, онкологик пациентларны ике зур группага бүләргә кирәк: беренчесе — онкологик чир кичереп, хирургия, радиотерапевтик, химия терапиясе ярдәме алган пациентлар. Рак авыруы булса да, алар дәваланган санала. Безнең мохиттә аларны өченче клиник группа диләр, аларга прививка ясату өчен бернинди каршылык юк», — диде.

Баш онколог искәрткәнчә, бүген Татарстанда 110 меңнән артык кеше яман шеш диагнозы белән диспансер учетында, 75 меңе чирне кайчандыр кичереп, дәваланган кешеләр. «Без аларны гел күзәтеп торабыз, чөнки барыбер чир кабатлану ихтималы бар. Барлык пациентларга, чире кискенләшмәсә, вакцинация киңәш итәбез. Бу рактан котылып, ковидтан котылырга мөмкинлек бирә», — диде.

Эдуард Ногманов икенче группага рак авыруы әле яңа гына ачыкланган һәм чире кискенләшә баручылар кергәнен әйтте. «Бу очракта вакцинация дәвалаучы онколог табиб күрсәтмәсе буенча гына, чөнки препаратлар иммун системага тәэсир итә. Иммунодефицитны химият препаратлары гына китереп чыгармый, нурланыш, катлаулы операция дә китереп чыгара ала», — диде.

Баш онколог рактан дәвалангач, өч ай көтәргә киңәш итте. «Бу вакыт эчендә иммун системасы торгызыла, вакцинопрофилактика шул очракта мөмкин», — диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100