Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Онколог-табиб: Пациентка химия терапиясе кирәклеген кемнең һәм ничек әйтүе мөһим
Табиб һәм пациент арасында дөрес диалог булырга тиеш, ди химия терапиясен ясаучы табиб Әлфия Нестерова.
Республика клиник онкология диспансерының химия терапиясе бүлеге мөдире Әлфия Нестерова пациентларга терапия үтәргә кирәклеге турында ничек хәбәр ителүен сөйләде.
«Диагнозны әйткәндә табибка интонациясен дөрес сайларга кирәк. Ул карашын, үз-үзен тотышын контрольдә тотарга тиеш. Ул вакытта табиб каршында утырган кеше экзистенциональ кризис, ягъни көчле курку хисе кичерә. Мәгълүматны дикъкать белән әйтү мөһим. Кайчан һәм нишләргә кирәклеген әкрен генә аңлатырга кирәк. Ул тормыш тәмамлана дигән сүз түгел. Табиб һәм пациент арасында дөрес диалог булырга тиеш», - дип сөйләде ул Милли китапханәдә узган түгәрәк өстәл барышында.
Аның сүзләренчә, пациентка химия терапиясен үтәргә кирәклеген өч табиб билгели.
«Хирург, химия терапия ясаучы һәм радиотерапевттан торган консилиум булдырыла. Ун-унбиш ел элек карарны химия терапия ясаучы, бүлек мөдире яки дәвалаучы табиб кабул итә иде. Пациентларга дөрес хәбәр итү юнәлеше әле үсеш алмаган иде. Ул бик мөһим», – диде ул.
Ул шулай ук пациентларның психологлар белән эшләвенең дә мөһим булуын ассызыклады.
Милли китапханәдә бүген яман шеш авыруын җиңгән хатын-кызларга багышланган фотокүргәзмә эшли башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз