news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә яман шешне җиңгән хатын-кызларга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Күргәзмәдә «Химия булды, әмма без аерылыштык» Бөтенроссия проектында катнашучыларның фотоларын күрергә мөмкин.

Милли китапханәдә яман шешне җиңгән хатын-кызларга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Татарстанның Милли китапханәсендә «Химия булды, әмма без аерылыштык» Бөтенроссия проектының фотокүргәзмәсе ачылды.

«Химия булды, әмма без аерылыштык» проекты 2021 елда башланган. Проектның максаты яман шеш авыруы белән чирләгән һәм химия терапиясе узган хатын-кызларга фототерапия ысулы белән психологик ярдәм күрсәтү. Проектның авторы – Мәскәү фотографы Ольга Павлова. Ул үзе дә яман шешне җиңгән. Химия терапиясе узган хатын-кызларга аларның матурлыгын күрсәтү максатыннан проектны башлаган. Күргәзмә Мәскәүдә метро станциясендә урнаштырылган булган. 

«Идея ике ел элек барлыкка килде. Егерме ел элек мин үзем дә пациент идем. Диагнозым турында халык алдында сөйләгәч, миңа төрле хатын-кызлар тарихлары килә башлады. Син ямьсез, пеләш дип хатыннардан ирләре китә икән. Хатын-кызларны эштән куалар. Мине дә эштән куганнар иде, чөнки еш больничный алдым. Проект аша хатын-кызның нинди матур булуын күрсәтергә теләдем. Проект геройлары – тормышны үлеп ярата торган, көчле рухлы хатын-кызлар, алар бик матур», – диде проектның авторы.

Татарстанда проектны Алия Әсхәдуллина җитәкли. Ул үзе дә химия терапиясен узган. Алия Әсхәдуллина фотограф, визажистлардан торган команда җыйган. Геройларны хастаханәдә чиратларда торганда эзләгән. 

«Ул хатын-кызлар тормышның кыйммәтен аңлый. Проект минем тормышка тиз һәм җиңел килеп керде, миңа ярдәм итте, көч бирде. Проект бик мөһим, чөнки без яңача яшәргә, үзебезне кабул итәргә өйрәнәбез. Химиядән соң хатын-кызга үзен кабул итәргә авыррак. Хатын-кыз пеләш калуын авыр кабул итә. Фототерапия үзеңне башка яктан күрергә ярдәм итә», – ди ул.

Казанда өч фотограф әлеге проектта катнашырга риза булган. Алардан фототерапевтлар лигасы барлыкка килгән. 

«Бу проект үзеңә мәхәббәт уятуга багышланган. Монда беренче планда декорация һәм матур киемнәр түгел, иң мөһиме – күзләр. Фотоларны аклы-каралы итеп ясадык Хатын-кызның карашы, эмоцияләрен күрсәтергә теләдек», –дип сөйләде проектның фотографы Диана Гарипова. 

Оештыручылар күргәзмә башка төбәкләрдә дә булыр дип планлаштыра. Алар яман шеш белән чирләгән хатын-кызларны, фотограф, макияж ясаучыларны проектта катнашырга өнди. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100