news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Он тарту, икмәк пешерү оешмаларының субсидиягә гаризалары 30 мартка кадәр сайлана

«Төп шарт — үз продукциясенә күпләп сату бәяләрен арттырмаулары. Сайлап алу төгәлләнгәч, субсидия бирү турында килешү төзелә», — дип белдерде Наил Залаков.

Он тарту, икмәк пешерү оешмаларының субсидиягә гаризалары 30 мартка кадәр сайлана
Солтан Исхаков

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда субсидиягә дәгъва иткән он тарту, икмәк пешерү предприятиеләреннән гаризаларны сайлап алу 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтүенчә, 2021 елның 1 мартыннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он тартучылардан компенсациягә дип язылган гаризаларны сайлый.

Сайлап алу 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. «Төп шарт — үз продукциясенә күпләп сату бәяләрен арттырмаулары. Сайлап алу төгәлләнгәч, субсидия бирү турында килешү төзелә», — дип белдерде Наил Залаков.

10 мартка 2 он тарту белән шөгыльләнүче, 8 икмәк пешерү предприятиесе заявка биргән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100