news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның он тарту, икмәк пешерү предприятиеләренә субсидия түләнәчәк

Наил Залаков сүзләренчә, бу чаралар тармак предприятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү, онга һәм икмәккә бәяләрнең тотрыклыгын саклау өчен әһәмиятле.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның он тарту, икмәк пешерү предприятиеләренә чыгымнарының бер өлешен каплау өчен 131 млн сум субсидия бүлеп бирелгән.

Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференцияесндә сөйләде.

«Россия Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән, он тарту, икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Он җитештерүчеләргә бодай сатып алу өчен чыгымнарның бер өлеше компенсацияләнәчәк. Икмәк пешерү предприятиеләренә ипи һәм ипи эшләнмәләрен сатуга компенсация булачак», — дип аңлатты.

Наил Залаков сүзләренчә, бу чаралар тармак предприятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү, онга һәм икмәккә бәяләрнең тотрыклыгын саклау өчен әһәмиятле.

131 млн сум субсидия Татарстанда федераль һәм төбәк бюджетларыннан кушылып финанслау шартларында биреләчәк. Он тартучыларга 66, 6 млн сум, икмәк пешерү предприятиеләренә 64,6 млн сум каралган. 

Икмәк пешерү предприятиеләренә РФ бюджетыннан 48, 3 млн сум акча күчерелә, Татарстан үз казнасыннан 16,3 млн сум өсти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100