Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олег Кинҗәгулов Чаллы татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде
Театрның уставы буенча, башкарма директорны сәнгать җитәкчесе билгеләячәк.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театрына структур үзгәрешләр кертелеп, театрга сәнгать җитәкчесе билгеләнде. Театрның яңа сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловны коллективка Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.
Олег Кинҗәгулов «Татар-информ» хәбәрчесенә театрда эшен коллектив белән эшләүдән башлаячагын, яңа бина ачылышына спектакль куячагын әйтте. «Бинаның һәм яңа сезонның нинди спектакль белән ачылачагы билгеле, әлегә әйтә алмыйм. Яңа сезонга яңа бина белән керергә ниятлибез», — диде Олег Кинҗәгулов.
ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова ачыклык керткәнчә, Чаллы татар дәүләт драма театрының уставы нигезендә, сәнгать җитәкчесен театрны гамәлгә куючы, ягъни, Мәдәният министрлыгы билгели. Ә театрның башкарма директорын сәнгать җитәкчесе билгеләячәк.
Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, әлегә башкарма директор билгеләнмәгән, аңарчы ул район башлыгы белән күрешергә ниятли.
- Олег Кинҗәгулов театр һәм кино актеры белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать академиясен һәм драма режиссеры белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, Фәрит Бикчәнтәевның укучысы. Олег Кинҗәгулов Чаллы театрында Әнгизә Ишбулдина пьесасы буенча «Зәңгәр томан артында», Камал театрында Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча «Парковка» һәм Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча «Таңбатыр» әкият-спектаклен чыгарды.
- Хәзерге вакытта Чаллы театры өчен бина әзерләнә — Колизей бинасына реконструкция ясала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз