news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте

Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде

Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте
https://www.instagram.com/rusminnikhanov/

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте. Президент 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды. Анда ул Татарстан халкына ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итә.

«Хөрмәтле ватандашлар! Бүгенге көндә шундый начар чир бар. Безгә үзебезне, якыннарыбызны сакларга кирәк. Өйдә, гаиләгездә булыгыз. Өлкәннәр «Сакланганны Аллаһ саклый», дигән. Безгә бу вакытларны түзәргә кирәк. Безнең республика күләмендә кирәкле барлык эшләр эшләнә. Анысы өчен борчылырга кирәк түгел», — дип мөрәҗәгать итә Президент.

Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте. Президент 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды. Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде. Коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Минем үтенечем - бу хәлгә аңлап каравыгызны сорыйм, диде Рөстәм Миңнеханов. #коронавирус #оставайсядома

Публикация от Татар-информ (@tatar_inform_tatar)

«Коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Минем үтенечем — бу хәлгә аңлап каравыгызны сорыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100