news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хастаханәләрдә койка-урыннар санын тикшереп йөри башлады

Алты сәгать эчендә Казанның 7нче хастаханәсендә өстәмә рәвештә 150 урын әзерләнде.

Рөстәм Миңнеханов хастаханәләрдә койка-урыннар санын тикшереп йөри башлады
http://president.tatarstan.ru/

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Яңа типтагы Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны арткан очракта кирәкле санда койка-урыннар булуын тикшерү өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе хастаханәләрне тикшереп йөри.

Бүген Татарстан Президенты 7нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенә килде. Биредә алты сәгать эчендә өстәмә рәвештә 150 урын әзерләнде.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков илкүләм һәм төбәк планнары нигезендә, коронавируслы пациентларны госпитализацияләү кирәк булган очракта, өстәмә рәвештә 3,8 меңнән артык койка-урын булдырылачагын әйтте.

Моннан тыш, урыннар барлык үзәк район хастаханәләренең йогышлы авырулар бүлекләрендә дә барлыкка киләчәк. Шулай итеп, Татарстанның бөтен территориясе буенча хастаханәгә керү мөмкинлеге максималь дәрәҗәдә әзер булачак, диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы. Садыйков шулай ук медицина персоналының инфекционист хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм эшкә кушылырга әзер булуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов, хастаханәләрдә дәваланучы пациентлар уңайсызлыклар кичермәсен өчен, агымдагы эшчәнлекне дәвам итүнең дә мөһимлеген әйтте.

«Медицина хезмәткәрләре хәзер алгы фронтта, безнең кешеләрнең сәламәтлеген саклыйлар. Үз-үзләрен аямый хезмәт куялар. Без аларга рәхмәтле булырга тиеш! Һәм алар хакына — якындагы атнада өйдә калырга кирәк», — дип искәртте Татарстан Президенты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100