news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казахстан Премьер-министры белән сәүдә мөнәсәбәтләре турында сөйләште

Әскәр Мамин Казахстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде, аның киләчәк үсеше өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үтте.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Костанайга (Казахстан Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу кысаларында алар Казахстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты», диелә хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан — Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе булуын әйтте. Казанда Казахстанның Генераль консуллыгы, ә Нур-Солтанда Татарстан Республикасының вәкиллеге эшли. Казахстанда Татарстанның әйдәп баручы компанияләре эшли. Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында ике яклы килешү гамәлдә.

Шулай ук Татарстан Президенты мәдәният, спорт, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде.

Әскәр Мамин Казахстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде, аның киләчәк үсеше өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үтте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген «КАМАЗ» яңа җитештерү комплексы нигезенә беренче ташны салдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100