news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда «КАМАЗ» яңа заводы нигезенә беренче ташны салды

Татарстан Президенты Костанай шәһәрендә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда «КАМАЗ» яңа заводы нигезенә беренче ташны салды
tatarstan.ru

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендәге «КАМАЗ» йөк техникасы детальләре өчен чуен кою заводы нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты. Чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Завод «КАМАЗ» цилиндрлары һәм двигательләре блокларын, шулай ук мостның картерын җитештерәчәк. Моннан тыш, монда «КАМАЗ» автомобильләренең төрле серияләре өчен запас частьлар заводын төзү планлаштырыла. Заводларны 2024 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «КАМАЗ» белән Казахстан Республикасының хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Мисал өчен, Кокшетауда компаниянең йөк машиналарын җыю буенча Россия белән Казахстанның уртак «КАМАЗ-Инжиниринг» предприятиесе, шулай ук «КАМАЗ сәүдә компаниясе» һәм 20дән артык сервис үзәге. Шулай ук Костанайда «КАМАЗ» инжиниринг һәм мәгариф үзәге ачу планлаштырыла.

Моннан тыш, Казахстанда шиннар җитештерү заводы — «Татнефть» ГАҖ һәм «Аллюр» компаниясенең уртак проектын гамәлгә ашырырга җыеналар. Предприятие җиңел, җиңел йөк һәм йөк машиналары өчен шиннар җитештерәчәк.

«Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» һәм «Татнефть»нең яңа проектларын гамәлгә ашыру Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген тагын да киңәйтергә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде», диелгән хәбәрдә.

Әскәр Мамин Рөстәм Миңнехановка Казахстанда конкуренциягә сәләтле производстволар булдыру буенча Татарстан компанияләренең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чарадан соң Казахстанда «Татнефть» ГАҖ белән «Аллюр» компаниясе бергә шиннар заводын төзү буенча инвестиция меморандумын имзаладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100