news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты яшьләргә үзләрен үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк дип саный

Республикада яшьләр сәясәтенә аерым игътибар бирелә.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан халкына, бигрәк тә яшьләргә үз-үзләрен үстерүгә шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә белдерде.

«Кеше капиталын үстерү - заманча икътисадның драйверы һәм территориянең уңыш күрсәткече. Шуңа бәйле рәвештә «Мөмкинлекләр территориясе» проектын гамәлгә ашыру максатка туры килә, ул барлык профильле активлыкларны берләштерә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Аның фикеренчә, алгарыш башында һәрвакыт яшьләр торуын онытмаска кирәк. Шуңа күрә республикада яшьләр сәясәтенә, эшкә урнашуга, кадрларны яңадан әзерләүгә, яшьләргә күнекмәләр, белем һәм сәләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итә торган социаль лифтлар булдыруга зур игътибар бирелә, диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100