news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Уңайлы һәм сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру мөһим

Татарстанда якындагы ике елда 49 яңа балалар бакчасы төзеләчәк.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Безнең бурыч — уңайлы һәм сыйфатлы белем алу өчен кирәкле шартлар тудыру. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә әйтте.

«Җәмәгать иминлеге торышын билгели торган озак вакытлы бурыч буларак, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итүне карарга кирәк. Һәр ата-ана өчен балага белем бирү, аның киләчәге төп кыйммәтләр булып тора», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, якындагы ике елда республикада 49 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Быел 11 мең бала өчен 13 мәктәп төзелә, шулай ук 172 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясала.

«Алга таба ресурс үзәкләре һәм полилингваль комплекслар үсеш алачак», — диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча биш ел эчендә 6775 ишегалды территориясе ремонтланачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100