news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанда 6775 объект ремонтланачак

Татарстанда 2015 елдан башлап җәмәгать пространстволарын төзекләндерү программасы буенча 396 объект заманча кыяфәткә кергән.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда биш ел эчендә «безнең ишегалды» программасы буенча 6,7 меңнән артык ишегалды территориясе ремонтланачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә хәбәр итте.

Татарстан Президенты быел республикада «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру башланганын искәртте. Әлеге проект ярдәмендә биш ел эчендә төзекләндерүне таләп итүче барлык күпфатирлы йортларның 6775 ишегалды ремонтланачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2015 елдан башлап җәмәгать пространстволарын төзекләндерү программасы буенча 396 объект заманча кыяфәткә кергән. «Алар безнең республикада яшәүчеләрнең яраткан урыннарына әверелде. Кешенең уңайлылык хисе йорт бусагасыннан, аның ишегалдыннан башлана, - дип әйтте Татарстан Президенты. - Бүгенге көндә 66 объектта эш бара».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика торак төзелеше күләме буенча алда бара. Агымдагы елда 3 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырылачак, 9 меңгә якын күпфатирлы йорт капиталь ремонтланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100