news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә тантаналарны үткәрү мөмкинлеген табарбыз

Президент Татарстанның чәчәк атуына, үсешенә саллы өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына рәхмәтен җиткерде.

Миңнеханов: ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә тантаналарны үткәрү мөмкинлеген табарбыз
Владимир Васильев

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Пандемия шартлары безнең планнарны үзгәртсә дә, без ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чараларны тантаналы рәвештә уздыру мөмкинлеген, һичшиксез, табачакбыз. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советында «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган утырышта әйтте.

Ул республика оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр бик күп чараларны онлайн форматта уздыруларын искәртте.

«2020 елны без «Республикабызга нигез салынуның 100 еллыгы» елы дип игълан иттек. 2019 елның 19 декабрендә Казан-Экспода юбилей чараларына старт бирелде. Безгә федераль ведомстволар теләктәшлек күрсәтте. Юбилей монетасы чыкты, ТАССРның 100 еллыгына багышланган маркировкалы конверт дөнья күрде, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Татарстанның чәчәк атуына, үсешенә саллы өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100