news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин 100 ел эчендә Татарстан үсешенә өлеш керткән җитәкчеләрне искә алды

Аларның тырышлыгы, хезмәте бүгенге хәлиткеч карарларга нигез салганын билгеләп узды.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 100 ел эчендә Татарстан үсеше өчен көч һәм хезмәт куйган җитәкчеләрне искә алды. «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган утырышта аларның керткән өлешен билгеләп узды.

«Соңгы 100 елда Татарстанның эзлекле, нәтиҗәле үсешенең барлык этапларына хөрмәт белән карап, соңгы дистә елларда икътисади, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәнең уңышлы үсешенә өлеш керткән лидерларны рәхмәт сүзләре белән искә алыйк», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Зиннәт Моратов, Семён Игнатьев, Сәлах Низамов, Камил Фасеев; Фикрәт Табиев, Рәшид Мусин, Салих Батыев; Гомәр Усманов, Әнвәр Баһаветдинов, Шамил Мостаев, Василий Лихачев, Мөхәммәт Сабиров; Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеханов исемнәрен атады.

«Аларның саллы хезмәтләре бүген Татарстан тормышындагы иң хәлиткеч карарларга нигез салган. Дәүләт хакимияте органнары һәрвакыт Татарстан халкы ярдәменә таянды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы халык хуҗалыгы тармакларының эшчеләре, белгечләре, инженер-техник хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният эшлеклекләренең республика тарихындагы казанышларын, үзләреннән зур өлеш керткәннәрен билгеләп узды.

«Куәтле фәнни-техник, сәнәгать-аграр, кеше потенциалына ия булып, Татарстан Россия Федерациясенең ышанычлы терәк төбәкләренең берсе санала», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100