news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: ТАССР потенциалы милләтара татулыкны саклауда зур роль уйнады

Парламент җитәкчесе «Тарих һәм бүгенге көн» темасына доклады белән чыгыш ясый.

Фәрит Мөхәммәтшин: ТАССР потенциалы милләтара татулыкны саклауда зур роль уйнады

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССР туплаган потенциал республиканың мөстәкыйльлеген арттыруда, милләтара татулыкны саклауда зур роль уйнады. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган утырышта әйтте.

Парламент җитәкчесе «Тарих һәм бүгенге көн» темасына доклады белән чыгыш ясады. Ул, шулай ук, ТАССР потенциалы «базарга йомшак режимда керү» сәясәтен гамәлгә ашыруга, реаль федерализм башында Россияне үзгәртеп коруда актив катнашуга йогынты ясаганын билгеләп узды.

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллык юбилее хөрмәтенә җылы котлаулар җибәргән рәсми затларга рәхмәтен җиткерде. Юбилейга әзерлек 2016 елда ук башланганын искәртте.

«Тарихны билгесез битләре, архивлар актуальләштерелде, мемориаль такталар яңартылды, Татарстан үсешенә саллы өлеш керткән затлар турында хәтер мәңгеләштерелде», — диде ул.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, парламент депутатлары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100