news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Паньшин: Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы — илнең барлык сәяси лидерларына үрнәк

«Татарстанда яшәүчеләр — бик бәхетле кешеләр», — диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Актанышта Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачу тантанасында.

Игорь Паньшин: Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы — илнең барлык сәяси лидерларына үрнәк
Владимир Васильев

(Актаныш, 26 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы — илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин шулай дип саный. Бу фикерен ул Актаныш районы Әнәк авылында Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачу тантанасында әйтте.

«Шушы тантаналы чарада зур хөрмәт һәм дулкынлану белән катнашам. Минтимер Шәриповичның тормыш юлы илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк булып торды. Ул бүген дә күренекле сәяси лидер, илдә зур сәяси аренада аның тавышы гел ишетелә», — диде Игорь Паньшин.

Ул Шәймиевнең эше нәтиҗәсендә Татарстан территориясендә милләтара һәм конфессияара татулык сакланганын искәртте. «Бу барлык республикалар өчен уңай мисал булды. Татарстанның беренче Президентының кыю сүзе нәтиҗәсендә, бүген бөек Россиядә яшибез. Беренче Президентның „Россия һәм Татарстан — бердәм һәм аерылгысыз“ дигән сүзләре белән башка республикалар да илебезнең эзлекле үсеше өчен берләште», — диде ул.

Игорь Паньшин Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз!» сүзе бөтен Россия гыйбарәсенә әверелгәнен искәртте. Болгар һәм Зөядә башкарылган эшләрне телгә алды. Зур делегациягә Минтимер Шәймиевнең Болгарда дүрт сәгать экскурсия уздырганын искә төшерде. 

«Шушы яшьтә шулай актив хәрәкәт итүенә сокландым. Рәхмәт сүзләре белән искә алам, экскурсиядән соң Татарстанның борынгы тарихына бөтен башкача карый башладым», — диде.  

Федераль кунак Шәймиевнең сизгерлеге, тоемлый белүе, бурычларны башкарып чыгу осталыгы белән башка җитәкчеләрне дә тәрбияләгәнен искәртте. «Татарстаннан бары тик үрнәк кенә алырга кирәк. Татарстанда яшәүчеләр — бик бәхетле кешеләр», — дип тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100