news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиев казанышларын халык югары бәяләвен билгеләп узды.

Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды

(Актаныш, 26 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды.

Тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты.

«Бүген күренекле якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, „Ватан алдындагы казанышлар өчен“ ордены Тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бюст ачыла. Республика өчен бу истәлекле көн», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу вакыйганың ТАССРның 100 еллыгына багышлануын да искәртте.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәнен билгеләп узды. «Татарстан халкы моны югары бәяли. Минтимер Шәймиев проектларны уңышлы тормышка ашырды», — диде.

Президент Минтимер Шәймиевнең Татарстан тарихына күп битләр язганын искәртте. «Аны максатчанлыгы, республикага эчкерсез мәхәббәте аерып тора. Нәкъ менә беренче Президент республика икътисады үсешенең мөһим нокталарын билгеләде, алдагы үсешкә ныклы җирлек салынды. Иң мөһиме — Татарстан беркайчан бер урында тормады һәм алга хәрәкәт итте», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең газификация, тузган торакны бетерү, социаль ипотека кебек проектларның башлангычында торганын һәм республиканың илдә бу эшләр белән беренче барганын ассызыклады. Болгар һәм Зөяне торгызу эшләре илдә генә түгел, чит илләрдә дә теләктәшлек тапканын әйтте. Бүген Дәүләт Киңәшчесенең полилингваль белем бирү челтәрен булдыру юнәлешендә эшләгәнен искәртте.

«Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы — үсеп килүче татарстанлылар өчен ачык үрнәк. Аның актив эшчәнлеге ЮНЕСКО тарафыннан да абруйлы дип танылган. Барлык татарстанлылар һәм үз исемемнән рәхмәтемне белдерәм. Минтимер Шәрипович — укытучыбыз, остазыбыз. Без аның мисалында тәрбияләндек. Без сезнең алда баш иябез», — дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.

  • Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2013 елның 29 мартыннан чыккан «Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен билгеләү турында» Указы нигезендә, шәхескә РФ Хезмәт Герое исеме бирелгән очракта, аның туган ягында бюст урнаштырыла. Минтимер Шәймиевкә Хезмәт Герое алтын медале 2017 елның 28 апрелендә тапшырылды.

Бюст каршындагы мәйданда театральләштерелгән пролог сәхнәләштерелде, бәйрәм концерты үтте.

Аннары кунаклар «Бабайда кунакта» ял паркын әйләнеп узды. Ул Пучы һәм Әнәк авыллары арасында төзелгән. Биредә Минтимер Шәймиевнең тормышындагы вакыйгаларны, балачак, үсмер чагы турында хатирәләрне үз эченә алган стендлар белән тугыз мәйданчык ясалган. Биш стендта Минтимер Шәймиев балачагы турында татар һәм рус телләрендә сөйләгән аудиоязмалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100