news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин коронавирустан прививка ясатучыларга ике ял көне бирергә кушты

Дәүләт Башлыгы губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләргә, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итү тиешлеген әйтте.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр коронавирустан вакцина ясатканнан соң өстәмә ике ял көне алачак. Төбәк җитәкчеләренә тиешле йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Дәүләт Башлыгы «губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләргә, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итәргә кушты», - дип искәртә агентлык.

РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, коронавирус таралу дәвам итү сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр бөтен Россия буенча эшләми торган ял көннәре дип игълан ителде. Аерым төбәкләрдә чикләүләр иртәрәк эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100