news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алты төбәктә эшләми торган ял көннәре башланды

Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләрендә һәм Пермь краенда җирле хакимият 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган ял көннәре кабул иткән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Алты төбәктә - Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләрендә һәм Пермь краенда эшләми торган ял көннәре башланды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мондый карарны җирле хакимиятләр кабул иткән. Барлык субъектларда да ял көннәре 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Узган чәршәмбе Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә пандемия аркасында, Россиядә хезмәт хакларын саклап калып, эшләми торган көннәрнең 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачагын хәбәр иткән иде һәм төбәк башлыкларын бу режимны 23 октябрьдән үк кертергә чакырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot