420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кооператив институтында узган җыелышта кулланучылар җәмгыятьләренең мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсен күтәрде.
«Мәктәптә туклану — актуаль мәсьәлә. Кулланучылар җәмгыятьләре бу эштә активрак катнашсын иде. Авылларда бар азык-төлек өр-яңа, кайдандыр кайтартасы юк. Уңай мисал әйтәсем килә: Саба районында кулланучылар җәмгыяте мәктәпләрне кайнар азык белән тәэмин итә. Башка кулланучылар кооперацияләре дә үрнәк алсын иде. Эшнең яңа формаларын эзләргә кирәк», — дип тәкъдим итте ул.
Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар кооперациясе өчен кадрлар белән тәэмин итү дә актуаль булып калуын билгеләп узды. «Безнең бурыч — кулланучылар кооперациясе күләмен саклап калу һәм арттыру», — дип сөйләде ул.