news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Кулланучылар җәмгыяте сәүдәдән тыш, төрле юнәлешләрне үстерергә тиеш

Татарстан Президенты фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләме күрсәткечләре сөендерерлек түгел — җитештерү куәте 45 процентка гына тулган.

Миңнеханов: Кулланучылар җәмгыяте сәүдәдән тыш, төрле юнәлешләрне үстерергә тиеш
tatarstan.ru

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Президенты Казан кооператив институтында Кулланучылар җәмгыятенә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул сату белән генә шөгыльләнгән кулланучы җәмгыятьләрен тәнкыйтьләде.

«Аерым алганда, кулланучылар кооперациясе сәүдә белән генә шөгыльләнә торган районнар бар. Миңа калса, бу бөтенләй дөрес түгел. Әйе, бу мөһим әйбер, ләкин башка юнәлешләрне дә үстерергә кирәк», — диде ул.

Аның әйтүенчә, бүген республиканың барлык районнарында төрле юнәлешләр белән шөгыльләнүче кулланучылар җәмгыятьләре төзелгән: авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал, эшкәртү, сәүдә, җәмәгать туклануы нокталары бар. «Шушы нокталар республиканың 20 районында оештырылмаган», — диде ул.

«Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләме күрсәткечләре сөендерерлек түгел — җитештерү куәте 45 процентка гына тулган. Димәк, бу объектлар сездә зыянга эшли дигән сүз. Эшкәртүне тулы куәткә файдаланырга кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Югары Ослан, Биектау һәм Балтач районнарында кибетләрнең даими рәвештә эшләмәвен әйтте. «Бу кибетләр район халкы үтенече буенча төзелгән, төзү өчен бюджет акчалары тотылган иде. Район башлыкларына моны хәл итәргә кирәк. Ихтимал, бу кибетләрне башка җирлекләргә күчерергә кирәктер, анда алыш-биреш күбрәк бара», — дип тәкъдим итте ул.

«Кулланучылар кооперациясе авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш кертә: бизнесны үстерүдән тыш, бихисап социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. Авыл җирлегендә бизнеста керем юк. Халыкка хезмәт күрсәтү, азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү, җәмәгать туклануын үстерү мөһим», — диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100