news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Беглов белән Татарстан һәм Петербургның ковидка каршы эшчәнлеген сөйләште

Санкт-Петербург губернаторы республика башкаласында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасимендә катнашу өчен килде.

Миңнеханов Беглов белән Татарстан һәм Петербургның ковидка каршы эшчәнлеген сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов һәм Беглов коронавирус йогышы пандемиясе чорында Татарстан һәм Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алышты.

«Шулай ук Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш кысаларында төбәкара хезмәттәшлек каралды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Санкт-Петербург губернаторы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасимендә катнашу өчен Казанга килде. Саубуллашканда Александр Беглов митрополит Феофанның Бесланда атышлар вакытында кыз баланы ничек коткарып калуы турында сөйләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100