news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беглов владыка Феофанның Бесландагы атыш вакытында бер кызны коткаруы хакында сөйләде

Санкт-Петербург губернаторы Казан һәм Татарстан митрополиты белән хушлашу өчен Казанга килде.

Беглов владыка Феофанның Бесландагы атыш вакытында бер кызны коткаруы хакында сөйләде
скриншот

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның Бесландагы атыш вакытында бер кызны коткаруы хакында сөйләде. Ул Казанда митрополит белән хушлашу мәрасимендә шулай дип белдерде.

«Владыка күп кенә илләрдә, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итте. Аны ихлас күңелдән яраттылар һәм хөрмәт иттеләр. Ул чиркәүләр төзеде, монастырьларны яңадан торгызды», - дип искәртте Беглов.

Ул митрополитның зур тәҗрибәсе аңа түзем булуда, динара, милләтара татулыкны саклауда, милли традицияләрне хөрмәт итүдә булышуын әйтте.

«Төньяк Кавказда бу тәҗрибә аңа бик тә кирәк булды. Бесландагы әлеге куркыныч көннәрдә ул яраланган нәни кызны ут астыннан алып чыкты, үз машинасына утыртып хастаханәгә илтте һәм шул рәвешле, үз тормышын куркыныч астына куеп, баланы саклап калды», - диде Санкт-Петербург губернаторы.

Шунысын да искәртик: владыка Феофан 20 ноябрьдә 74нче яшендә вафат булды. Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл карары белән митрополит Феофан Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100