news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кирилл белән очрашты

Очрашуда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кирилл белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты.

Республика җитәкчесе Патриархка Казанның Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү өчен Казанга килгәнгә рәхмәт әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Сезнең җитәкчелектәге республика хакимиятенә митрополиягә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз, нинди дин тотуга карамастан, барысына да тигез бүленә», — дип җавап бирде Патриарх Кирилл.

Очрашуда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кириллга Татарстан дәүләт бүләге — «Дуслык» орденын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100