Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов патриарх Кириллга «Дуслык» орденын тапшырды
«Дуслык» ордены ил гражданнарына һәм чит ил гражданнарына республика һәм башка дәүләтләр, Россия субъектлары арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары өчен тапшырыла.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга «Дуслык» ордены тапшырды.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, патриарх Кирилл Казанга Изге Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерү өчен килде. Аны аэропортта Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
- «Дуслык» ордены — Татарстан дәүләт бүләге. Ул икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә аеруча нәтиҗәле эшчәнлеге, хәйрия эшчәнлеге өчен ил гражданнарына һәм чит ил гражданнарына республика һәм башка дәүләтләр, Россия Федерациясе субъектлары арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары өчен тапшырыла.
Элегрәк Татарстанның элеккеге беренче вице-премьеры Равил Моратов, Россия Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Болгар ислам академиясенең гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков һәм башкалар «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз