Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Tawazun фондына КАМАЗ һәм эйдос-медицина буенча хезмәттәшлек тәкъдим итте
Татарстан Президентының компания башкарма директоры белән очрашуы IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсендә булды.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Tawazun КАМАЗ, эйдос-медицина һәм башка линияләр буенча хезмәттәшлек итә алыр иде.
Республиканың инвестицион потенциалы турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм компаниянең баш башкарма директоры Тарек Абдул Рәхим Әл-Хосани сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Стратегик инвестиция компаниясе оборона производствосында махсуслаша. Компаниягә 2007 елда Абу-Дабида, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нигез салынган», — дип сөйләде Галимова.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда шундый ук күргәзмәдә Tawazun фонды «Аурус» ҖЧҖдә 36 процент күләмендә үз өлешен булдырды, шулай ук компаниягә өч елга 110 млн евро инвестицияләр бүлеп бирде. Моннан тыш, фонд Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә Aurus модель линиясенең генераль дистрибьюторы булды.
Элегрәк Татарстан Президенты КАМАЗ линиясе буенча Үзбәкстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Пулат Бобожонов белән хезмәттәшлек турында сөйләшкән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз