news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Бобожонов Үзбәкстан белән КАМАЗ хезмәттәшлеге турында сөйләште

Очрашу IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсендә узды.

Миңнеханов һәм Бобожонов Үзбәкстан белән КАМАЗ хезмәттәшлеге турында сөйләште

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Эчке эшләр министры Пулат Бобожонов белән очрашты.

Фикер алышу IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсендә узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Сөйләшү барышында Татарстан белән Үзбәкстан арасында КАМАЗ линиясе буенча хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләсе күтәрелде. Фикер алышуда автогигант генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Россия компанияләре күргәзмәдә тәкъдим иткән хәрби техника, корал, саклау һәм куркынычсызлык системалары белән танышкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot