news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлады

«Сезне Татарстанның беренче Президенты итеп сайлаган республика халкы тормышындагы иң яхшы үзгәрешләр Сезнең исемегез белән бәйле», – диелә телеграммада.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән Чечня Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыров тәбрикләде. Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Юбилеегыз уңаеннан ихлас теләкләремне кабул итегез! Сез тулы бер чорны гәүдәләндерүче кеше, сезнең гаҗәеп якты тормышыгызның кыйммәтләре - үз халкыңа хезмәт итү һәм биргән сүзеңә тугры булу. Үзегезнең барлык көчегезне Сез иң кыю инициативаларны тормышка ашыру өчен, Татарстан Республикасы чәчәк атсын өчен юнәлттегез.

Әлеге сыйфатлар белән Сез илебезнең җитәкчеләре, үз регионыгыз халкы, коллегаларыгыз һәм дусларыгыз арасында какшамас абруй казандыгыз. Сезне Татарстанның беренче Президенты итеп сайлаган республика халкы тормышындагы иң яхшы үзгәрешләр Сезнең исемегез белән бәйле. Алар хакына сез күп еллар уңышлы хезмәт иттегез. Хәтта үз постыгыздан киткәч тә, Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр Советын җитәкләп, үз якташларыгыз хакына актив эшчәнлек алып барасыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар, шатлык, тынычлык телим. Сез һәм Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз бәхетле булсын», — диелә телеграмма текстында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100