news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда булган авариягә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен теләде.

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда булган авариягә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramында Башкортстанда Татарстан автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашуын белдерде. 

"Юл фаҗигасе кешеләрнең гомерен өзде. Зыян күрүчеләр бар, алар арасында балалар да бар. Аларга тизрәк терелүләрен телим! Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашам. Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны саклагыз!" - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot