ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда булган авариядә алты кеше үлгән һәм җидесе зыян күргән

15 июль 2019, 08:12 , Фото: соцсети

Башкортстанда булган авариядә алты кеше үлгән һәм җидесе зыян күргән Автобуста 39 пассажир һәм машина йөртүче булган.

(Казан, 15 июль, "Татар-информ"). Башкортстанда Татарстан автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган һәм җидесе зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Башкортстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча автобуста 39 пассажир һәм машина йөртүче булган. Хәзерге вакытта алты һәлак булган кеше турында мәгълүмат бар. Тагын җиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, шуларның икесе бала", – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Авария урынында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция эшли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10