news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Пермь крае татарлары телне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә

Бүген Пермь крае территориясендә 115 мең татар яши.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Пермь крае татарлары туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә. Моннан тыш, җирле татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге бик югары дәрәҗәдә башкарыла. Бу хакта Пермь краеның Барда авылында төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Глобальләшү шартларында безнең милли үзгәлекне саклап калырга кирәк. Бу сезнең кебек тарихка, мәдәни кыйммәтләргә битараф булмаган кешеләрдән башка мөмкин булмас иде», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты очрашуда катнашучыларга.

Чарада шулай ук Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да катнашты. Очрашу алдыннан ул Рөстәм Миңнеханов белән Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды. Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров хәзерге Барда районы территориясендә туган һәм яшәгән.

Бүген Пермь крае территориясендә 115 мең татар яши. Хәзер төбәкнең 11 районында 120 авыл бар, анда күбесенчә татарлар һәм башкортлар яши. Моннан тыш, 22 муниципаль районда һәм шәһәрдә Пермь крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегендә иҗтимагый милли оешмалар эшли.

Барда районында халык күп яши, ә Барда авылы - иң зурысы. Районда 1931 елдан бирле татар телендә «Таң» һәм «Халык чишмәсе» газеталары нәшер ителә, «Тол буйлары» радио-телетапшырулар редакциясе эшли.

2020-2021 уку елы башына край территориясендә этномәдәни компонентлы 32 мәктәп бар, аларда 6,5 мең бала белем ала, 48 татар теле укытучысы эшли. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты шулай ук җирле балаларны «Сәләт» фестивалендә катнашырга чакырды.

Губернатор сүзләренчә, Пермь краеның һәм Татарстанның икътисади һәм сәнәгать мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү өчен перспективалары шактый зур. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов край җитәкчелегенә күпсанлы татар җәмгыятенә ярдәм итү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100