news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Пермь краенда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бу районда Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров туган.

Миңнеханов Пермь краенда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краеның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Хәзерге вакытта төбәктә 115 меңнән артык татар яши. Шулай итеп, Пермь краеның 11 районының 120 авылында халыкның төп өлешен татарлар һәм башкортлар тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча очрашу узган Барда районы алда бара. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Барда — Пермь краендагы иң зур авыл. Бу районда Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров туган, ә муниципалитет администрациясе бинасы янында Габдулла Тукай сыны урнаштырылган.

Татарстан Президенты һәм Пермь крае губернаторы бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100