news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләшәләр

«Ул Татарстан гына түгел, Россия Федерациясе горурлыгы», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Казанда Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләшәләр

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләшү чарасы бара. Ул 2020 елның 11 ноябрендә 94 яшендә вафат булды.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Борис Кузнецовның барлык чараларда, кичәләрдә актив катнашуын, алдынгы сафта булганын билгеләп узды. Аның тормышы Ватанга мәхәббәт, каһарманлык белән үрелгәнен әйтте. 

Матәм мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Бүген легенда Борис Кузнецовны соңгы юлга озатабыз. Ул Татарстан гына түгел, Россия Федерациясе горурлыгы. Җиңү парадында катнашкан кеше», — диде Татарстан Президенты. 

Ул мәрхүм белән якыннан таныш булганын искәртте. «Борис Кирилловичның 100 яшен билгеләп үтү хыялы бар иде, әле күптән түгел генә очрашып сөйләшкән идек, тик Бүген аны соңгы юлга озатабыз. Без аны гел хәтеребездә тотачакбыз. Аны олылар да, бплалар да ярата иде, уникаль кеше иде ул. Бу зур югалту. Урыныгыз оҗмахта булсын!» — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Чарада Россия Президенты Владимир Путинның кайгынамәсе дә укылды.

Борис Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Татарстан АССРның Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. Ул бик иртә әти-әнисез кала, әби тәрбиясендә яши. 6 сыйныфны һәм Казан һөнәр училищесын тәмамлый.

1942 елның ноябреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә, сержантларның айлык курсларын тәмамлый. 1943 елның маеннан ул Волхов, Дала һәм 2нче Украина фронтларында сугыша. Ленинград, Курск янында сугышларда, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Германия территориясендә барган сугышларда була, Берлинны штурмлауда катнаша. Ул өч тапкыр яралана һәм контузия ала, әмма яңадан фронтка кайта.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм батырлык күрсәткәне өчен сержант Кузнецов Борис Кирилловичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Борис Кириллович 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңү парадында катнаша.

Борис Кузнецов республиканың нефть объектларын һәм күп кенә предприятиеләрен төзүдә актив катнашты, завод директоры булып эшләде. Ветераннар оешмаларын булдыруга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Соңгы көннәргә кадәр ул яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Ватаныбызның героик сәхифәләрен хәтердә саклау буенча зур эш алып барды.

Борис Кузнецов югары бүләкләргә лаек булды. Алар арасында 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, «Алтын Йолдыз» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Дуслык» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре бар. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100