news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Восход» җитәкчелеге белән мәгълүматлаштыру турында сөйләште

«Восход» фәнни-тикшеренү институты – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дәүләтнең мультисервислы партнеры, ул хакимият органнары өчен инновацион ИТ-карарлар ясый.

Рөстәм Миңнеханов «Восход» җитәкчелеге белән мәгълүматлаштыру турында сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Восход» фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәгълүматлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек һәм бердәм дәүләт платформасын гамәлгә ашырганда хәл ителә торган мәсьәләләр каралды», — диелә хәбәрдә.

«Восход» фәнни-тикшеренү институты — мәгълүмат технологияләре өлкәсендә дәүләтнең мультисервислы партнеры, ул хакимият органнары өчен инновацион ИТ-карарлар ясый, дәүләт белән җәмгыять арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яңа форматларын кертә һәм үстерә.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе елда Казан метрополитены базасында пилотсыз вагоннар йөри башларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100