news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә акчаны кызганмыйча тота торган юнәлешләрне әйтте

«Белем, йорт беркая югалмый, ул сезнең капиталыгыз», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә акчаны кызганмыйча тота торган юнәлешләрне әйтте

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан яшьләр акчаны нинди максатка тотарга тиеш дип сорадылар. Республика җитәкчесе җавабында яшьләр нәрсәгә акча кызганмаска тиешлеген әйтте.

«Сез икътисад өлкәсендә бик яхшы белгеч. Хәзер валюта курслары үсә бара. Торак бәяләре күтәрелә, я кинәт төшә. Безгә берәр ышанычлы өлкәгә акча салу киңәшен бирә алмассызмы?» — дип сорады яшь эшмәкәр Ринат Шәрәфиев.

«Яшь кешеләргә акчасын яхшы йорт салуга кертергә кирәк. Яхшы, яшәргә уңайлы йорт кирәк. Сез яшьләр, укырга кирәк. Белем алырга нинди мөмкинлек бар — шуны карарга. Торакка, укуга, гаиләгә акчаны жәлләмәскә кирәк. Белем, йорт беркая югалмый, ул сезнең капиталыгыз. Аның яшьләр өчен киләчәге зур», — дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100