news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ковид чикләүләре турында: Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел

Татарстан Президенты халыкны вакцинацияләүне тизләтергә, шулай ук республикада яшәүче өлкәннәргә аңлату эшләре алып барырга кушты.

Миңнеханов ковид чикләүләре турында: Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бераз кимү күзәтелүгә карамастан, әлегә чикләүләрне гамәлдән чыгару турында сүз була алмый. Бу турыда бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Авыру очраклары үсеше бераз кимеде, әмма шул ук вакытта чикләүләрне йомшарту булырга тиеш түгел. Көнгә коронавирус йоктыруның 32-36 очрагы теркәлә. Эпидемиягә каршы барлык таләпләр дә кала, бернинди йомшарту юк. Зур предприятиеләрдә йомшаклык бар. Марина Александровна, бернинди йомшарту юк. Беркемгә дә!» — диде республика җитәкчесе Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патышинага мөрәҗәгать итеп.

Президент коронавирус инфекциясенә каршы прививка темасын да кузгатты. Хәзер республикада 171 389 кеше вакцинация ясаткан. Процесс план режимында бара. Әмма прививка компаниясен тизләтү өчен препарат дозасы җитәрлек. Татарстанда яшәүче өлкәннәр арасында 73 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Бу бик аз.

«Коронавирустан прививка буенча аңлату эшләре алып барырга кирәк», — диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100