news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенгә республикада яшәүче 171 389 кеше вакцинация ясаткан.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган
Михаил Захаров

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.

«21 кеше хастаханәдә, 15 кеше өйләрендә дәвалана», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Казанда ковид йоктыруның — 14 очрагы, Чаллыда 10 очрагы теркәлгән. Лениногорск районында өч кешенең, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында икешәр, Әлмәт, Минзәлә һәм Сарманда берәр кешенең коронавирус белән авыруы расланган.  

Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирус йоктыруның 19 768 очрагы ачыкланган, 16 915 кеше терелгән.

Бүгенгә республикада яшәүче 171 389 (бер тәүлектә 3860) кеше вакцинация ясаткан. 103 369 кеше препаратның икенче компонентын да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100