news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Җанисәпне алганда татар халкының санын дөрес күрсәтсеннәр иде

Татарстан Президенты халык санын алуның гадел булырга тиешлеген әйтте.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә җанисәп алганнан соң, татар халкы санын дөрес күрсәтү өчен, милләттәшләргә аңлату эшләре кирәклеген искәртте.

«Бөтен җирдә дә бу мәсьәләгә дөрес карамыйлар. Безгә гаделлек кирәк. Бернинди чит кеше дә кирәк түгел. Үзебезнең милләт кешеләренә дөрес итеп аңлатырга гына кирәк. „Башкортлар, татар дип язылыгыз яки чувашлар, татар дип язылыгыз!“ — дип әйтмибез бит. Чуваш икән, чуваш. Башкорт икән, башкорт. Мари икән, мари», — диде ул.

Президент сүзләренчә, иң мөһиме — үзебезнең милләт саны дөрес булсын. «Без бит аның дөрес түгел икәнен беләбез. Сез аны миңа караганнан да яхшырак беләсез», — дип сөйләде ул «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә.

Татарстан Президенты журналистларга бу эшкә өлеш кертүләрен сорап мөрәҗәгать итте. «Халык санын алу алдыннан кешеләр белән аерым сөйләшү мөһим. Төпле фикер булырга тиеш. Безнең күренекле шәхесләребез, академикларыбыз бар. Менә шул көчне бергәләп кулланырга кирәк», — диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100