news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов радиоларда төрлелек булырга тиеш дигән фикердә

Татарстан Президенты татар радиолары очрашуында катнашып, үз фиикерен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов радиоларда төрлелек булырга тиеш дигән фикердә
tatarstan.ru

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов радиотыңлаучы буларак үз фикерен әйтте. Президент фикеренчә, радиода төрлелек булган очракта яхшырак.

«Иртән эшкә барганда радионы кабызам. Әмма анда гел бер үк җырчылар көненә берничә тапкыр яңгырый. Телевизордан бер клипны да унбиш тапкыр карыйсы килми. Радио-телевидениедә гел бер үк кеше генә булырга тиеш түгел», — дигән фикердә Президент.

Рөстәм Миңнеханов сыйфат мәсьәләсендә эшләргә кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, артист исеме зур җаваплылык.

Татарстан Президенты сыйфатны яхшырту максатыннан эшләргә кирәклеген әйтте. Шул максаттан «Татмедиа» да тавыш яздыру студиясен эшләргә кирәк дигән нияте белән уртаклашты.

«Эшләсәк, яхшы булсын. Анда җырчылардан тыш, оркестрлар да языла алсын иде», — дип теләген белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100