news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изоляцияләнү кагыйдәләрен бозучыларны штрафка тартучылар даирәсе киңәйде

Тирә-юньдәгеләрнең тормышын куркыныч астына куйган физик затларга 30 мең сумга кадәр штраф яный.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләүне бозучыларга беркетмә төзи ала торган вазифаи затлар даирәсен киңәйтә торган указга кул куйды. Алар җавапсыз гамәлләре белән кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган кешеләрне катгый күзәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кызганыч, практика күрсәткәнчә, бар кеше дә хәлнең җитдилеген аңламый һәм махсус санитар-эпидемиологик режимны боза. Шуңа бәйле рәвештә хокук бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтү турында карар кабул ителде», - диде Галимова.

Россиядә 1 апрельдән федераль законга төзәтмәләр үз көченә керде. Алар төбәк җитәкчеләренә Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.6 маддәсе нигезендә «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча норма һәм кагыйдә таләпләрен үтәмәү» буенча беркетмәләр төзи торган вазифаи затларны мөстәкыйль билгеләү мөмкинлеген бирә. Маддә әйләнә-тирәдәгеләр тормышын куркыныч астына куя торган физик затларга 30 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

Үз-үзеңне изоляцияләү – ул пандемиягә каршы көрәш буенча бөтендөнья практикасы һәм бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясе таралуны тоткарлауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йогышының 16 яңа очрагы расланган. Барысы да читтән кертелгән. Алар - Төркия, Франция, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Израиль, Доминикана республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайтучылар. Барысы да медицина күзәтүендә тора, шул исәптән 6 кеше өйдә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, коронавирус белән авырган һәр кеше аны тагын өч кешегә йоктыра ала. Шул ук вакытта күп кенә кешеләрдә авыру симптомсыз уза. Кеше, үзе дә белмичә, аны тирә-юньдәгеләргә йоктыра ала. Нәкъ менә шуңа күрә бу этапта аралашуларны үз-үзеңне изоляцияләү юлы белән туктату мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100