news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 16 яңа очрагы расланган, барысы да читтән кертелгән

Барлык пациентлар медицина күзәтүендә, шул исәптән 6 кеше өйдә.

Татарстанда  коронавирусның 16 яңа очрагы расланган, барысы да читтән кертелгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус йогышының 16 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да республикага чит илләрдән кайткан кешеләрдә ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Төркиядән, Франциядән, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Израильдән, Доминикана Республикасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан кешеләр хастаханәгә урнаштырылды. 11 кешедә авыру симптомсыз яки җиңел формада уза, аларның хәле канәгатьләнерлек булып килә. 5 кешенең хәле уртача авырлыкта», - диде Галимова.

Барлык пациентлар медицина күзәтүендә, шул исәптән 6 кеше өйдә. Бу кешеләрнең барлык контактлары Роспотребнадзор һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot