news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Төзелеш министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Алексей Песошин сүзләренчә, республика министрлыкларының яңа җитәкчеләре алдында мөһим бурычлар тора.

Алексей Песошин Төзелеш министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде. Бу хакта тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.

Татарстан Премьер-министры искәрткәнчә, элекке төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләячәк.

Алексей Песошин сүзләренчә, республика министрлыкларының яңа җитәкчеләре алдында мөһим бурычлар тора, аларны тиешенчә хәл итү Татарстанның социаль-икътисади торышын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итәчәк.

Марат Айзатуллин республика җитәкчелегенә ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100