news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде.

Песошин Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Бу турыда указга бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйды.

«Фәрит Хәнифов ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны башкарырга әзер булуын әйтте», диелә хәбәрдә.

Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов Татарстанның Төзелеш министрлыгын 2020 елы башыннан җитәкләде. Аңа кадәр ул Россиянең Дәүләт экспертизасы баш идарәсенең Казан филиалы башлыгы иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot